Һәрвакыттагыча, "табылган байлык" мул булып чыкты: туган як санитарлары куаклар һәм үләннәр астыннан төрле чүп-чар җыйды, пыяла һәм пластик шешәләр, вискоз салфеткалар салынган капчыклар тиз тула барды... Кызганыч, безнең агай-эне өчен ял итү культурасы элеккечә икенче урында кала бирә. Кайда ашыйлар, шунда... гафу итегез, чүплиләр. Табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата битараф мөнәсәбәтне дәвам итүче кешеләр аңында борылыш ясалсын өчен нинди вакыйгалар булырга тиеш? Ник барысының да асты өскә килми, минем анда эшем юкмы? Тик шуны истә тотарга кирәк, һәлакәт килсә, сәрхүш башны кашып утырыр өчен урын да калмаячак.
Роза Искәндәр