Урыссуда "Восток" ТМШда күпфатирлы йортлардагы подъездларны ремонтлауга керештеләр.
Бүгенге көндә Горький урамындагы 3 йортта эш алып барыла. Исемлеккә 2021 елга кертелгән барлык подъездлар да ремонтланачак. Башкарыла торган эшләр исемлегенә баскыч мәйданчыкларын ремонтлау (грунт, штукатурка, тигезләү, буяу) керә. "Восток" ТМШ штукатур-буяучылары Наташа Закирова һәм Светлана Гыйззәтуллина билгеләп үткәнчә, бер подъездны ремонтлауга 2 атна вакыт кирәк. Ремонт эшләре белән бәйле булган вакытлы уңайсызлыкларга яшәүчеләр аңлап карыйлар, чөнки алар да чиста һәм каралган подъездларда яшәргә тели.