Балалы гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә акча 16 августтан түләнә башлый

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькәчә балаларга һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18-23 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга яңа бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә башлый.

Әлеге түләүләрне президент Владимир Путин түләргә кушты, ул ата-аналарга әлеге акчаларны баланы мәктәпкә әзерләү һәм кирәкле әйберләр сатып алу өчен кулланырга киңәш итте.

"Гаиләләр балаларны мәктәпкә әзерләргә өлгерсен өчен, президент йөкләмәсе буенча түләү август уртасында башланачак. Түләүләр старты - 16 августтан. Күпчелек гаиләләр акчаны нәкъ менә бу көнне алачак",— дип билгеләп үтте Котяков (ТАСС буенча цитата).

Түләүләрне 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган гаиләләр алачак. Балага 2021 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча 6 яшь тулырга тиеш. Шулай ук төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга да түләүләр каралган.

Пенсия фондына түләү алу өчен гаризаны 15 июльдән 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, күп кенә ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында тутырылган гаризаларны алган инде. Хәзер аларга бу мәгълүматларның төгәллеген тикшерергә һәм Пенсия фондына гариза җибәрергә кирәк.

Әгәр ата-аналар элек түләүләр сорап мөрәҗәгать итмәгән икән, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International