«Россия Саклык банкы» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан «Ясалма интеллект өлкәсендә Альянс» Ассоциациясе белән берлектә балалар өчен ясалма интеллект буенча Халыкара конкурс оештырыла.
Конкурс балалар һәм яшьләр арасында ясалма интеллект технологияләре юнәлешен (алга таба – ЯИ) популярлаштыру, бөтен дөнья буенча балалар һәм яшьләр арасында күренекле сәләтләр күрсәткән балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Конкурс 18 яшьтән кечерәк балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган һәм күпчелек бурычларны мәктәп дәрәҗәсендә хәл итү өчен билгеләнгән. Конкурста катнашу бушлай.
Беренче этап (читтән торып) - квалификация (2021 елның 31 июленә кадәр) үз эченә шәхси катнашуны, биремнәр форматы белән танышуны, стандарт булмаган мәсьәләләрне хәл итүгә яңача якын килүне ала. Конкурста формалашкан команда составында катнашкан очракта, һәр катнашучыга киләсе турга узу өчен, беренче этап карарларын аерым йөкләргә кирәк, ә алга таба, икенче этапта, катнашучылар командага берләшеп, барлык биремнәрне бергә хәл итә алачак.
Икенче этап (читтән торып) – команда белән (2021 елның 6 сентябренә кадәр) - командалар (3 кешедән 5 кешегә кадәр), 10 конкурс юнәлешенең берсен сайлап алу, финалга чыгу өчен көрәш. Катнашучыларның һәркайсы үз командасын формалаштыра яки инде булгандагының берсе була ала.
Өченче этап (турыдан-туры) Мәскәү шәһәрендә узачак (2021 ел ахыры). Турыдан-туры турга 10 юнәлеш буенча иң яхшы командалар узачак. Аларның һәркайсы коллектив финал биремен үтәячәк. Конкурста беренче урынны алган командалар җиңүчеләр булачак – һәрберсе үз блогында. Җиңүче 10 команда 1000 000 шар сум акча алачак. Конкурсның приз фонды 13 000 000 сум.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән https://aiijc.com/ru/# сылтамасы буенча танышырга мөмкин. Конкурска теркәлү белән бәйле сораулар буенча support@aiijc.com электрон почтасы буенча техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.