Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба -Дәүләт комитеты) Telegram кушымтасында «Татарстан тарифлары» мәгълүмат каналын эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләренә хәбәр итә.
Канал җирле үзидарә органнары, җайга салынулы оешмалар, халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен коммуникация ысулы буларак булдырылды. Каналга язылучылар Россия Федерациясендә тарифларны җайга салу өлкәсендә актуаль мәгълүмат, Дәүләт комитетының кабул ителгән норматив хокукый актлары турында белешмәләр, Дәүләт комитеты эшчәнлеге белән бәйле яңалыклар ала алалар. Телеграм-каналга https://t.me/tarifirt гиперсылтамага басып тоташырга мөмкин.