Иң мөһиме - куркынычсызлык!

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Дәүләт Думасына сайлаулар 3 көндә узачак. Татарстанда шулай ук өч көнлек тавыш бирү оештырылачак – бу сайлаучыларның сәламәтлеге куркынычсызлыгы өчен бик мөһим. Тавыш бирүчеләрнең агымын өч көнгә бүлү сайлау участокларына - йөкләнешне, кешеләр арасында элемтәне киметергә, димәк, халыкны куркынычтан сакларга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, татарстанлыларның сәламәтлеге өчен куркынычсызлык  - тавыш бирүне оештыруда төп максат, дип ассызыклый: "Без максималь куркынычсызлык планкасы буенча әзерләнәбез, эпидемиологик хәл гади түгел. Безнең бурыч - ачык һәм үтә күренмәле,  иң мөһиме - куркынычсыз тавыш бирү шартларын тудыру. Эпидемиягә каршы чаралар стандартларын үтәү - бу әһәмиятле".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International