Янгын сүндерү машинасына, коткаручылар формасына битараф караучы малайлар юктыр ул. Ут белән көрәшү өчен кая да булса йөгергән янгынчыны күрү дә дулкынландыра аларны. Ә чын җиһазларны, техниканы һәм янгын сүндерүчеләрнең саклагыч костюмнарын тотып карау һәм янгынга каршы хезмәтнең барлыкка килү тарихын ишетү теләсә кайсы яшьтәге малайга һәм кызга аеруча кызыклы булачак.
Моннан тыш, балалар өчен экскурсиягә зур булмаган интерактивлар да кертелгән. Бу - саклагыч костюмны киеп карау, мөмкин булган куркыныч ситуацияләрне уен формасында күрсәтү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, хәтта чын янгын техникасын да тотып карау мөмкинлеге.
МКУ "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге" МКУ янгын часте һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә күрсәтелгән ярдәмнәре һәм экскурсия уздырулары өчен рәхмәт белдерә.