Балалар тылсымлы «Дуслык» поездында мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Юл буйлап тылсымлы поезд станцияләрдә тукталды. «Серле» станциясендә балалар җәйге табышмакларга җавап бирделәр, «Спорт» станциясендә спорт төрләрен ишарәләр ярдәмендә күрсәттеләр, туп белән уйнадылар һәм мәргәнлектә ярыштылар, «Сынлы сәнгать» станциясендә җәйге пейзаж ясадылар, «Теләкләр» станциясендә көндәшләр командалары таҗларга изге теләкләр язып, ромашка чәчәген җыйдылар һәм аларны бер-берсенә укыдылар.
Балалар бөтен көн дәвамына җитәрлек күтәренке кәеф тупладылар.
Исегезгә төшерәбез, безнең уен программалары һәр чәршәмбе көнне Гаилә паркында 10.00 сәгатьтә үткәрелә.