Районның 30 еллыгына
Ютазы районы Баулы районы составыннан мөстәкыйль районга аерылып чыккан көннән алып хәзерге көнгә кадәр сигез район башлыгы алышына.
1991 елның 6 апрелендәге 806-XII номерлы Татарстан АССРы Югары Советы Рәисе Указы белән, үзәге Урыссу эшчеләр поселогында булган Ютазы районы оештырыла. Аның составына Бәйрәкә, Бәйрәкәтамак, Димтамак, Кәрәкәшле, Иске Каразирек, Ташкичү, Урыссу, Ютазы авыл советлары һәм Урыссу поселок советы керә.
1991 елның 19 июнендә Татарстан АССРның Ютазы районы халык депутатлары район Советының XXI сессиясендә 36 нчы санлы сайлау округы депутаты Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы Төхбәтуллин район Советы рәисе итеп сайлана. Шул көннән алып 1994 елның 19 декабренә кадәр Төхбәтуллин Ютазы районы администрациясе башлыгы булып тора. Ул җитәкчелек иткән елларда яңа гына оешкан яшь районда ниләр эшләнә соң?
Беренче чиратта, район үзәгендә административ бина төзелә. Соңыннан Урыссу поселогында Тукай урамындагы 60 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырыла. Прокуратура һәм суд биналары төзелеше башлана. 150 койка-урынга исәпләнгән хастаханә комплексы төзелешенең проект-техник документациясе эшләнә. Бәйрәкә, Бәйрәкәтамак, Көрәш-Бүләк, Иске Каразирек һәм Яңа Каразирек, Ташкичү, Кече Урыссу, Какылы Күл һәм Димтамак авылларында газлаштыру төгәлләнү стадиясендә була.
«Ютазы районының почетлы гражданины» дигән мактаулы исем бирү турындагы нигезләмә үз көченә керә. Икътисади күрсәткечләр буенча район республикада дүртенче урынга чыга. Димтамак авылында балалар бакчасы һәм Урыссу поселогында 160 урынлык шундый ук мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырыла. Урыссу бистәсендә һәм Бәйрәкә авылында мәчет файдалануга тапшырыла. Әбсәләм авылында асфальт-бетон заводы ачыла. Ютазы, Бәйрәкәтамак, Иске Урыссу, Подгорный, Көрәш-Бүләк, Керкәле, Алма-Ата, Салкын Чишмә, Акчишмә, Еновка авыллары арасында юллар асфальтлана. Урыссу поселогында 1000 номерга автомат телефон станциясе (АТС) бинасы төзелә.
Сәгадәтулла Рәхмәтулла улы Төхбәтуллинның район хакимияте башлыгы буларак эшчәнлеге, тулаем дәүләт хакимияте системасын үзгәртеп кору чорына туры килә. Бу авыр вакыт була. Әмма Ютазы районы өчен бу -
үзгәрешләр һәм мөстәкыйльлеккә өмет-ышанычлар багланган вакыт, аның үсешендә яңа борылыш чоры булып тарихка кереп кала.
Роберт Нәҗип улы Хәйруллин Акбаш авылында туган. Ул Татарстан Республикасы Президентының 1994 елның 19 декабрендәге ПУ-923 номерлы Указы белән Ютазы районы башлыгы итеп билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән чорда Урыссу бистәсендә һәм Ютазы авылында үзәк базарлар ремонтлана. Хастаханәләр, прокуратура һәм суд биналары төзелеше дәвам итә. Район хәрби комиссариаты бинасы төзелеше башлана. Урыссу поселогы янында дамба төзелә башлый. Урыссу бистәсенең тышкы күренеше үзгәрә: күп санлы коймалар, ихаталар сүтелә, урамнар төзекләндерелә һәм биналарның фасадлары күркәмләндерелә. 25 километр газүткәргеч линиясе сузыла, шуның 16,5 километры файдалануга тапшырыла: Урыссу бистәсе һәм авыллар йортларына зәңгәр ягулык килә. Чатра - Урыссу суүткәргечләре сузыла. Авылларда 15,2 км юл салына. Урыссу - Октябрьский юлын киңәйтү башлана. Ташкичү авылында тимербетон күпер төзелә. Урыссу поселогында яңа православие чиркәве төзелеше күзаллана: булачак чиркәүнең проект-смета документациясен әзерләү башлана. Урыссуның 1 санлы мәктәбендә 362 урынга исәпләнгән өстәмә бина төзелеше тәмамланып килә. Район хәрби комиссариаты бинасы төзелеше дәвам итә.
Лилия Гәрәева,
архив бүлеге начальнигы.