Кояшлы җәй көнендә «Гаилә» паркында Үзәк китапханә хезмәткәрләре, китап укуны алга этәрү максатыннан, «Бөтен чорлар китаплары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Безнең «китап сөючеләр эскәмиясендә” төрле жанрдагы китаплар - детективлар, романнар, заманча проза урнаштырылды. Китапханәче Рузилә Гәрәева «Җәйге уку залында» тәкъдим ителгән китаплар турында сөйләде. Теләүчеләр рус һәм чит ил язучыларының әсәрләре буенча «Әдәби викторина»да катнаштылар. Әлеге чара барлык катнашучыларга да уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф өстәде.