Ядрәне дә уңышлы ыргыталар

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Майның беренче числоларында Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча республика беренчелеге узды.
Районның “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шулай, каршылыклар аша 400 м дистанциядә Яна Авдеева пьедесталның беренче баскычына күтәрелде, 800 м дистанциядә Илнар Йосыпов та беренче килде, 800 метрда икенче урынны яулады. Ядрә ыргыту һәм 400 м дистанция буенча Эрнест Хәләпов өченче урынны алды. Яшүсмерләрнең тренерлары Рүзил Фәйсханов әйтүенчә, бу аларның беренче медальләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International