Татарстанда 2021 елда авыл хуҗалыгында кече исәпкә алуны уздыру мәсьәләләре буенча персоналны укыту башланды

2021 елның 16 июле, җомга

12 июльдән 16 июльгә кадәр Татарстанстат авыл хуҗалыгында исәп алуны әзерләү мәсьәләләре буенча вәкаләтле район бүлекчәләре белгечләре һәм аларның урынбасарлары өчен өйрәтү программасын кулланып укулар уздыра.

 

Ютазы районында 6 авыл хуҗалыгы оешмасы, 45 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, 33 бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар һәм 4,7 мең авыл торак пункты гражданнарының хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы исәбен алу объектлары булып тора.

 

Халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Ютазы районында авыл хуҗалыгы санын алу өчен 10 исәпкә алучы һәм кыр дәрәҗәсендәге 2 инструктор кирәк. Кыр дәрәҗәсендәге инструкторларны укыту - 22 июльдән 24 июльгә кадәр, исәпкә алучыларны 29 июльдән 31 июльгә кадәр  планлаштырылган. Уку нәтиҗәләре буенча «Контроль тестлаштыру» каралган.

Микро исәпкә алуның төп этабы - ул 2021 елның 1 августыннан 30 августына кадәр узачак кече исәпкә алуның үзен үткәрү.

Татарстанстат СХМП-2021 матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International