Ютазы чаңгычылары җәен дә беренчелекне бирми

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Октябрьский шәһәренең 75 еллыгына багышланган җиңел атлетика кроссы һәм чаңгыроллерларда узышу буенча күптән түгел узган ачык Беренчелектә безнең районны «Олимп»спорт мәктәбе чаңгычылары тәкъдим итте.

Тренерлар Таһир Гыйздетдинов һәм Илмир Латыйпов шәкертләре яңа спорт сезонын яхшы башладылар. Әйтик, 2011 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар арасында «Кросс» дисциплинасында Илтимер Латыйпов 800 метр дистанциядә беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International