Ютазы районында беренче медицина ярдәменең йөзеллыгы

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Моннан йөз ел элек, 1921 елда районда медицина ярдәме турында беренче тапкыр искә алына. Ютазы авылының тимер юл станциясендә табиблар кабул итүе алып барылган һәм ачлыктан интегүчеләргә ярдәмгә махсус табиб-туклану поездлары килгән.
1927 елда тимер юл станциясе каршында төзелгән землянкада табиблар кабул итүе оештырылган. 1943 елда фронтта авыр яраланган солдатларны кабул итү һәм эвакуацияләү максаты белән Ютазы хастаханәсе төзелгән. Биредә күп йөзләгән яралы сугышчылар дәваланган, кызганычка, кайберләре мәңгелеккә күзләрен йомган…
Ютазы хастаханәсе 1961 елга кадәр район үзәк хастаханәсе булып торган. Биредә бала табу йорты, балалар бүлеге һәм 25 койкага исәпләнгән терапия бүлеге урнашкан.
Ютазы хастаханәсендә баш табиб булып 45 ел Сания Сагиевна Гомәрова эшләгән. Ул 1923 елда Казан шәһәрендә туган. 1943 елда Казан медицина университетына укырга кергән. Дипломлы яшь белгеч Ютазы районына эшкә юлланган. Сания Сагиевна Бәйрәкә авылында участок хастаханәсе табибы итеп билгеләнгән. Бер елдан соң ул бу хастаханәнең баш табибы булган. 1952 елдан Урыссу хастаханәсе поликлиникасында мөдирлек иткән. Бераздан аны Ютазы хастаханәсенә хирург итеп күчергәннәр. Сания Сагиевна 1957 елда Ютазы район хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнгән һәм берьюлы акушер-гинеколог булып та эшләгән. Ул әлеге җаваплы вазифада пенсиягә чыкканчы хезмәт куйган.
Сания Сагиевна Гомәрова - Татарстан Республикасының атказанган табибы.



P.S. Район архивы тарафыннан бирелгән беренче фотосурәттә 1962 елның 20 маенда Ташкичү авылыннан Камаловлар гаиләсенең Ютазы авылы бала тудыру йортыннан чыккан көне төшерелгән.
Икенче фотосурәттә - ТР атказанган табибәсе Гомәрова Сания Сагиевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International