Бу хакта Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Фәрис Әхмәтов хәбәр итте. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, төзелеш мәйданчыгында эшләр башланган инде.
Яңа «Юбилейный» скверында балалар һәм үсмерләр өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр урнаштыру планлаштырыла... Парк периметры буенча гөлҗимеш куакларыннан «тере койма» утыртылачак. Әлеге ял зонасының бердәм архитектура ансамбленә күптән түгел ремонтланган обелиск та керәчәк.
Шулай итеп, изге эшкә башлангыч салынган – подгорныйлылар хәзер чәчәкләр хуш исендә ял итәчәк. Һәм иң мөһимен әйтергә кирәк. Әлеге эш авыл җирлегенең үз акчасына башкарыла. Дөресрәге, күптән түгел Бәйрәкәтамак авыл җирлеге откан грант акчасына.