Киңәшмә бүләкләү тантанасыннан башланды: Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Атлант» яшьләр яшүсмерләр клубының бокс буенча тренеры Мөхәммәтшин Рифкать Талип улын бүләкләделәр.
Контроль - хисап палатасы рәисе Хафизова Римма Илшат кызы 2021 елның 1 яртыеллыгында контроль - ревизия чаралары турында хисап тотты.
2021 нче елның 9, 11 нче сыйныф укучыларының йомгаклау дәүләт аттестациясе, БДИ нәтиҗәләре турында Гыйләҗева Гүзәл Миңнеяр кызы - мәгариф бүлеге начальнигы чыгыш ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр итте. Халыкны вакцинацияләүнең барышы, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.
Аяз Әдипович битлек режимын, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.