Ютазы районы үзәк мәчетендә таңнан Корбан бәйрәме вәгазьләре башланды

2021 елның 20 июле, сишәмбе

Бүген, 20 июльдә, без Корбан бәйрәмен билгеләп үтәбез – әлеге ислам бәйрәме җир шарының барлык почмакларында да киң билгеләп үтелә

Ютазы районы үзәк мәчетендә таңнан Корбан бәйрәме вәгазьләре башланды.

Бүген Ютазы районының барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм догалары уза. Үзәк мәчеттә Корбан гаете уңаеннан уздырылган чарада Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин катнашты. Ул район халкын бәйрәм белән котлады һәм җыелучыларга изге теләкләр юллады. Аяз Әдипович районда төрле милләт халыклары дус һәм тату яши, дип билгеләп үтте.

http://yutazy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International