Ютазы районында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы автобусларда закон бозуларны кисәтү буенча рейдлар көчәйтелде.
Балалар төркемнәрен йөртүне оештыручы автобусларга аерым игътибар бирелә.
Техник җитешсезлекләр, транспорт чарасы конструкциясенә законсыз рәвештә кертелгән үзгәрешләр, идарә итү хокукына һәм машина йөртү стажына тиешле категорияле белешмәләрнең булуы тикшерелә. Чираттагы техник карап чыгу (автобуслар өчен һәр алты ай саен), шоферлар тарафыннан тахографлар кулланып хезмәт һәм ял режимын үтәү турындагы мәгълүматларны тикшерү тәэмин ителде. Ташу, лицензия, юл кәгазе, ташу турында хәбәрнамәләр һ. б. өчен кирәкле барлык документлар булуы тикшерелә.
Ютазы муниципаль районы территориясендә пассажирлар һәм мәктәп балаларын йөртүне «Транспорт» ҖЧҖ башкара. Мәктәпләрнең барлык 10 автобусы да тиешле техник таләпләргә туры килә. 2021 елның 6 аенда Ютазы районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысының да, шул исәптән пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларының техник торышы өчен җавап бирүче вазыйфаи һәм юридик затларның тайпылышсыз үтәүләре генә фаҗигаләрдән котылырга мөмкинлек бирәчәк!
Марс Гәрәев Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы