Ул капиталь ремонт бара торган һәм уңышлы эшләп килүче район объектларында булды. Аерым алганда, район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина озатуында дәрәҗәле кунак Урыссу башлангыч мәктәбендә булды, анда ул ремонт эшләренең барышы белән танышты.
- Бу яхшы, әлеге мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалган подрядчы оешма үз эшләренә биш ел гарантия бирә, - дип билгеләп үтте Ягъфәров. – Бу эшләр намус белән башкарыла, ә теге яки бу кимчелек очрагында, җитешсезлекләр бушлай бетереләчәк дигән сүз.
Урыссу ур., 19 адресы буенча урнашкан йорт яны территориясендә делегация «Безнең ишегалды»республика программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Моннан тыш, Татарстан нефтьчеләре вәкиле Әбсәләмдә эшләп килүче «ТАПАРТ» яңа сәнәгать предприятиесендә булды, «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән төзелгән Ютазы урта белем бирү мәктәбе каршындагы лабораториясен күрде, «Вафауллин А.А.»крестьян-фермер хуҗалыгына барды.