Хөрмәтле тикшерү бүлеге хезмәткәрләре, тикшерү органнары ветераннары!

2021 елның 25 июле, якшәмбе

Хөрмәтле тикшерү бүлеге хезмәткәрләре, тикшерү органнары ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Тикшерү органнары эшчәнлеге бүгенге көндә дәүләтнеке генә түгел, ә социаль-әхлакый әһәмияткә дә ия, ул хокук саклау системасының мөһим звеносы булып тора. Намуслы хезмәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Бурычка тугрылык, иң катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итә белү, йөкләнгән эш өчен җаваплылык, үҗәтлек һәм принципиальлек сезгә куелган барлык бурычларны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә.

Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, ныклык һәм оптимизм, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International