"Тоннель" рейды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

2021 елның 26 июлендә 6-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3 нче чакрымында Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау, юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган закон бозуларны ачыклау.

Машина йөртүченең үзе белән машина йөртү таныклыгы булмаган килеш идарщ итүе, пычрак (укып булмый торган) дәүләт теркәү номерлы транспорт чарасы  белән идарә итү кебек кагыйдә бозулар ачыкланган. Транспорт чарасы белән ОСАГО автомобиль хуҗаларын мәҗбүри иминият полисыннан башка идарә итү һәм алгы як тәрәзәләрен үтә күренмәлелеген начарайтучы япма (тонировка) белән каплау очраклары да теркәлгән.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 83 машина тикшерелгән. 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International