"Дубравушка" өченче смена балаларын каршы алды

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Районда эшләп килүче балалар сәламәтләндерү лагере яңа тәрбияләнүчеләрне кабул итте.

Ковид-вәзгыятькә бәйле рәвештә чикләү чаралары балалар ял лагерьларының йөкләнеше буенча үз кагыйдәләрен таләп итә. Ә йөкләнеш, ял оештыру сыешлыгының 75 процентыннан артмаска тиеш. Бу хакта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә хәбәр иттеләр. Әйтик, «Дубравушка» балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбенең өченче сменасы тәрбияләнүчеләрнең 26 июльдән 12 августка кадәр-18 көнгә, 26 июльдән 1 августтан - җиде көнгә килүен күздә тота. Өченче сменада 60 бала ял итәчәк. Менә шундый катлаулы булмаган арифметика.

Моннан тыш, табигать кочагында актив ял итәргә яратучылар өчен бу атна башыннан «Горизонт» чатыр лагере ачыла. Гитара астында җырларны, учакта аш пешерүне, йолдызлы күк гөмбәзен 15 бала өстен күргән.

http://yutazy.ru/ Фото https://vk.com/molodezhutaza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International