Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе: сайлау участогы барлык тавыш бирүдә катнашучылар өчен имин мәйданчык булачак

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасына сайлауларда эшләячәк ТР Сайлау участоклары сайлау процессында катнашучылар өчен куркынычсыз мәйданчык булачак.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе үз алдына нәкъ менә шундый максат куя, дип хәбәр итте «Татар-информ» МАна биргән интервьюсында ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев. Ул искәртеп узганча, сентябрь сайлаулары узган ел эшләнгән күп көнлек тавыш бирү схемасы буенча узачак. Участоклар 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр, пандемия шартларында сайлаучылар “агымын”  булдырмас өчен, ачык булачак. "Өч көнлек тавыш бирү - пандемиянең турыдан-туры нәтиҗәсе. Мондый алымның төп бурычы - сайлау процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү. Һәм Татарстан өчен, гадәттәгечә, сайлауга килүчеләр дәрәҗәсе югары төбәк буларак, бу мәсьәлә аеруча актуаль. Әгәр барысы да бер көндә участокларга килсә, без кешеләр арасында куркынычсыз дистанцияне тәэмин итә алмыйбыз. "Өч көнлек тавыш бирү мондый вазгыятьтә бердәнбер мөмкин юл булып тора", - дип ассызыклады Кондратьев.

"Участокка килгән һәркем әлеге мәйданчыкның тулысынча куркынычсыз булуын аңларга тиеш: социаль дистанциядән, антисептиклардан, битлекләрдән, перчаткадан һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалардан алып, температура үлчәүгә, сайлау комиссиясе әгъзаларын, хезмәт күрсәтүче персоналны вакциналаштыруга кадәр. Мәсәлән, быел исемлек һәм башка документлар белән эш алып барылаачак барлык өстәлләр саклау экраннары белән җиһазландырылачак», - дип аңлатты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Социологик сорашып белешүләр мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның 77%ы тавыш бирүнең берничә көн дәвам иткән форматын хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International