Узган атнада округ Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 98 административ хокук бозу очрагы кисәтелгән. Тонировка буенча 14 хокук бозу очрагы ачыкланды. Зыян күрүчеләрсез 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче 2 машина йөртүче ачыкланган, өстәвенә, аларның 1се «Исерек хәлдә булган йөртүченең транспорт чарасы белән идарә итү» РФ КоАП 12.8 ст.1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.