"Вертикаль" социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге автономияле коммерцияле булмаган оешма Азнакайда коммерцияле булмаган оешмалар өчен күчмә семинар-практикум оештырды , анда Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Рузанов катнашты.
Бу чарада автоном коммерцияле булмаган оешмалар, мәдәният, мәгариф учреждениеләре, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре катнашты.
Семинарда Республика ресурс үзәге җитәкчесе Сафина Зөлфия Нурмөхәммәт кызы, «Бердәмлек» ресурс үзәге җитәкчесе - Хәсәнова Софья Мөнәвир кызы, «Вертикаль» ресурс үзәге белгече - Гатауллина Вита Петровна чыгыш ясадылар.
http://yutazy.ru/