Хөрмәтле сайлаучылар!

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Сайлаучыны сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү тәртибен гамәлгә ашыру максатларында, гаризаларны кабул итү графигы билгеләнгән.

 

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашучылар, әгәр тавыш бирү көнендә алар паспортта күрсәтелгән теркәлү (прописка) адресы буенча булмасалар, гариза бирә һәм үзләренең факттагы урнашу урыны буенча тавыш бирә алалар.

            Моның өчен гаризаларны кабул итү пунктларының берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк:

 

Территориаль сайлау комиссияләре

Эш вакыты

Ютазы районының территориаль сайлау комиссиясе

Урыссу ш.т.п.,  Пушкин ур., 38 й.

тел. 8 (85593) 2-81-12

2021 елның 2 августыннан 13 сентябренә кадәр:

эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр;

ял һәм бәйрәм көннәрендә:

8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез

КФҮ

Урыссу ш.т.п., шагыйрь Сирин ур., 35 й.

тел. 8 (85593) 2-69-59

2021 елның 2 августыннан 13 сентябренә кадәр:

дүшәмбе: 8:00-17:00 сишәмбе: 8:00-19:00 чәршәмбе: 8:00-17:00
пәнҗешәмбе: 8:00-17:00

 җомга: 8:00-17:00

 шимбә: 8:00-13:00

якшәмбе: эшләми

"Дәүләт хезмәтләре" порталы

 

2021 елның 2 августыннан 13 сентябренә кадәр

Татарстан Республикасы участок сайлау комиссияләре

 

 

2021 елның 8 сентябреннән 13 сентябренә кадәр:

 

- эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр;

- ял һәм бәйрәм көннәрендә:

 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез

 

 

 

Гаризада тавыш бирүдә катнашучы тавыш бирергә теләгән тавыш бирү участогын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирүдә катнашучы гаризаларны кабул итү пункты операторына мөрәҗәгать итәргә һәм аның ярдәмендә тавыш бирү өчен иң уңайлы участок сайларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International