Әлеге чара кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсе балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына бардылар. Барысы бергә саф һавада йөрделәр, уйнадылар һәм мавыктыргыч чаралар үткәрделәр. Һәр балага шәхси бүләк тапшырылды.
Уртак күңел ачу, бигрәк тә җәй көне саф һавада, балаларны аеруча сөендерә, аларның тормышларына төрлелекне, уңай мизгелләрне һәм күңелле вакыйгалар өсти. Ведомстволар хезмәткәрләре өчен дә мондый очрашулар әһәмиятле, бу дөньяны күбрәк бәяләргә һәм яратырга, бер-берсенә карата рухи һәм мәрхәмәтлерәк карарга өйрәтә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар йортына бару Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы өчен традицион, ведомстволарның яшьләр Советы тарафыннан оештырыла торган чара булып тора, чөнки һәр уңайлы мөмкинлек булганда безнең коллегалар балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына ашыга. Моның өчен һәрвакытта да сәбәп кирәк түгел.