Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сүзләренә караганда, Татарстан мәктәпләрендә Белем көне ачык һавада төрле сыйныфлар өчен аерым узачак. "Роспотребнадзор” таләпләре узган елга охшаш. Бу - 1 сентябрьдә сыйныфлар буенча яки ачык һавада ата-аналар өчен шәхси саклану чараларын кулланып бәйрәм чаралары үткәрү», - дип аңлатты спикер.
Төрле сыйныфлар һәм бигрәк тә мәктәпләр катнашында уртак массакүләм чаралар тыела.
Яңа уку елында мәктәпкә респиратор авырулар билгеләре булган затларны ачыклау һәм булдырмау өчен кирәкле «иртәнге фильтр» эшен дәвам итәчәк, дип өстәде Миләүшә Җамалиева.
Элегрәк «Татар-информ» МА ТРда ата-аналарга коронавируска каршы вакцинация ясамыйча мәктәп линейкаларына бару өчен чикләүләр булмавын хәбәр иткән иде.