"Ютазы таңы" басмасы "Россиянең иң яхшы 10 газетасы-2021» конкурсы номинанты булды

2021 елның 30 июле, җомга

Баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева булган «Ютазы таңы» район газетасы «Россия журналистлары берлеге» тарафыннан оештырылган «Россиянең иң яхшы 10 газетасы» конкурсы номинанты булды. Конкурс нәтиҗәләре 29 июльдә билгеле булды.

Конкурсның төп максаты - иҗтимагый әһәмияткә ия контентны булдыру һәм тарату буенча Россия матбугаты тәҗрибәсе турында мәгълүмат җыю иде.

Конкурста бөтен Россиядән 110 редакция катнашты.

Редакция конкурсында катнашу өчен газетабызның өч номерын җибәрергә, акцияләр, казанышлар һәм гәҗит укучы белән кире элемтә турында сөйләргә кирәк иде.

Басмаларны бәяләгәндә кайбер критерийлар каралды: контент, аудитория белән эшләү, дизайн, махсус проектлар.

"Ютазы таңы" гәҗите "Дөньяны игелек белән бизик" һәм "Бәхет туган җиреңдә" кебек махсус проектлар өчен номинациядә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International