Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычын саклау турында шторм кисәтүе

2021 елның 1 августы, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУдан килде:

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануы турында шторм кисәтүе

2021 елның 2 августыннан 5 августына кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Янгынның төп билгеләре: төтен исе, томанга охшаган төтен, кошлар, хайваннар, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышы, аларның бер якка миграциясе, горизонтта төнге янгын шәүләсе.

Урман янгынын ничек сүндерәләр? Яфраклы агач ботаклары белән суккалап, янгын кырыйларына көпшәк туфрак ыргытып һәм ут хәрәкәте юлында киң канаулар, җир полосалары ясап.

Әгәр ут торак пунктка якынлашса нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның таралуына перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки транспортта алып чыгу зарур. Юллар , шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, кайчагында, су аша да хәрәкәт итәргә кирәк. Артык төтенләгәндә, авызны һәм борынны юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән каплау зарур. Үзең белән документларыңны, акча, бик кирәкле әйберләр генә алу мөһим. Шәхси әйберләрне янучан конструкцияләре булмаган таш корылмаларда яки туфрак белән күмелгән чокырда саклап калдырырга мөмкин .

Эвакуацияләнергә мөмкин булмаган очракта (торак пунктларда массакүләм янгыннар), герметиклаштырылган таш биналарда, гражданнар оборонасының яшеренү урыннарында яки зур ачык мәйданнарда, стадионнарда һ. б. урнашып, көтәргә генә кала.

Урманда янгынны ачыклагач, паникага бирелмәгез. Башта шартларны тиз генә анализлагыз. Рельефның иң югары ноктасына яки биек агачка менәргә, янгын чыганагының урнашу урынын табарга, ут таралуның юнәлешен һәм

тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, урман авызының, торак пунктларның урнашуын күрергә кирәк.

Яшеренү урыннарын агачлардан ераграк билгеләгез – аларның тамырлары янып, тавыш чыгармыйча аварга мөмкин. Ут якынайганда, киемегезне салып нык юешләгез, суга ятыгыз, әмма камыш белән янәшә түгел. Тирән булмаган суда башыгыз белән йокы капчыгына төренегез, алдан аны һәм кием-салымны суда юешләгез. Ут чыганагы уртасында калсагыз, вакыт-вакыт борылыгыз, киемегезнең кипкән урыннарын юешләгез, йөзегезне күп катлы бәйләвеч белән саклагыз, марлядан булса яхшырак, аны гел юешләп торыгыз. Чыганакта калсагыз, өстегездән бөтен нейлон, капрон һәм башка янучан тукымадан булган кием-салымыгызны салыгыз, янучан һәм тиз ялкынланучы кирәк-яраклардан котылыгыз.

Әгәр дә сез урманда кечкенә генә янгынга юлыксагыз, аны туктату өчен кичекмәстән чаралар күрергә һәм бер үк вакытта, мөмкинлек булса, якындагы торак пунктка яки урманчылыкка ярдәм сорау өчен кемнедер җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International