Хөрмәтле десантчылар һәм һава-десант гаскәрләре ветераннары!

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Һава-десант гаскәрләре көне белән котлауларны кабул итегез!

 

Бөек Ватан сугышы елларында сезнең батырлыгыгыз, фидакарьлегегез һәм һөнәри осталыгыгыз Җиңү яуларга ярдәм итте! Хәзер "зәңгәр беретлар"  тынычлык урнаштыру һәм контртеррористик операцияләр үткәргәндә үзләренең кыюлыгын һәм батырлыгын күрсәтә. Һава-десант гаскәрләре хаклы рәвештә Россия армиясенең элитасы булып санала, чөнки нәкъ менә һава-десант гаскәрләре сугышчылары максималь куркыныч булган һәм хәл итеп булмаслык мәсьәләләрне чишә ала.

Барлык десантчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, сугыш ветераннарына нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тыныч күк йөзе телим. Һава-десант гаскәрләре көне белән!

 

Ютазы муниципаль районы башлыгы

А. А. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International