Ярышлар өч дисциплина буенча узды:
- велоузыш
- самокатларда трюклар
- самокатларда узыш
Чарада 30дан артык кеше катнашты. Ярышлар бик тиз һәм күңелле узды.
Ике яшь буенча балалар тизлек һәм чыдамлыкка көч сынашты :
- 6-9 яшьлекләр
- 10-14 яшьлекләр
Бүләкләү тантанасы да бик эмоциональ узды. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез , кинога отылган билетларны алырга сез Башкарма комитет бинасының 401 кабинетына керә аласыз.
Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм сезне кабат көтәбез