Татарстанлылар үзләре өчен уңайлы сайлау участогын сайлый һәм тавыш бирә алалар:
▫ ️Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда бөтен ил буенча теләсә кайсы участок территориясендә, әмма партиядән кандидатларның гомумфедераль исемлеге өчен генә.
Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда бер мандатлы кандидатлар өчен тавыш бирү тиешле округ чикләрендә генә узарга мөмкин;
Татарстан Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлау буенча
Азино һәм Студентлар сайлау округларында – шушы округлар чикләрендә ❌ «Мобиль сайлау» муниципаль өстәмә сайлауларга кагылмый.
2 августтан 13 сентябрьгә кадәр "Мобиль сайлаучы" механизмыннан файдалану теләге турында гариза бирергә мөмкин:
▫ ️Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша;
Татарстан КФҮ офисларында (60 бүлекчә);
республиканың территориаль комиссияләрендә (65 гаризалар кабул итү пункты);
▫ ️ республиканың участок комиссияләрендә 8 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе телеграмм-каналы