Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә узды.

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Александр Захаров Ютазы муниципаль районында төзелгән иҗтимагый пространстволарны карап тоту турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Узган атнада урнаштырылган элементлары белән паркларны тикшерү үткәрелгән, тротуарлар, парклар зоналары каралган. Александр Николаевич паркларны эксплуатацияләү барышында ачыкланган җитешсезлекләр турында сөйләде.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин,  барлык элементларны 20 августка кадәр тәртипкә китерергә кушты.

 

"2021 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ" темасына доклад белән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү секторы мөдире Луиза Әхмәтова чыгыш ясады.

 

Хөрмәтле район халкы!

Сез район башлыгына кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча языла аласыз. Кабул итүгә язылу өчен 2-74-16 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

 

Шулай ук Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә, Пушкин урамы, 38 нче йорт (107 бүлмә) адресы буенча район башлыгы исеменә язма мөрәҗәгать язарга мөмкин.

 

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр. Халыкны вакцинацияләүнең барышы, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International