"Татарстан Республикасы УГМС" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 3 августында көндез урыны белән +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.
Татарстанда һава температурасы артык югары булу сәбәпле:
техноген һәм табигый янгыннарның, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралуының;
су объектларында һәлакәтләр барлыкка килүенең ихтималы арта;
эссе һава торышы төрле яшь төркемендәге кешеләр сәламәтлек торышына тискәре йогынты ясарга мөмкин
. Бигрәк тә хроник авырулардан җәфа чигүчеләргә, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булганнарга, өлкән кешеләргә һәм балаларга;
эссе һәм кояш сугу очраклары килеп чыгу ихтималы бар,
барлык яшь төркемендәге кешеләрнең сәламәтлеге начараерга мөмкин;
югары температура булу сәбәпле, түбәндәгеләр ихтималы арта:
транспортта авария хәлләре, тимерьюл полотносы һәм автомобиль юлларының түшәмәләре деформациясе барлыкка килүе.
.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, оператив хәл начарланганда территориаль подсистеманың муниципаль звенолары өчен гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча югары әзерлек режимын кертергә киңәш итәм.
Шулай ук киңәш итәм:
куркыныч метеорологик күренешнең гамәлдә булу чорында мөмкин булган нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча оператив чаралар күрү мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләрдә гадәттән тыш вазгыятьләр һәм янгын куркынычына каршы тору комиссияләренә һәм бүлекләренә чираттан тыш утырышларын үткәрүне башлап җибәрергә;
гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча кирәкле превентив чаралар үткәрү белән балалар күп була торган учреждениеләр җитәкчеләренә, шулай ук экскурсия һәм туристик маршрутларны оештыручыларга фаразланган мәгълүматны җиткерүгә аерым игътибар итәргә;
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «2021 елгы су коену сезоны чорында су объектларында гражданнар иминлеген тәэмин итү турында» 07.05.20021 ел, № 11-21р боерыгы нигезендә чараларны үтәүне тәэмин итәргә;
халыкка экстрен хәбәр итү системасы комплексының сирена җайланмаларының әзерлеген тикшерүне уздырырга;
халыкка мәгълүмат җиткерергә.
Баш идарә начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы
эчке хезмәт полковнигы И. И. Кадамов.