Иҗтимагый киңлекләр кешегә хезмәт итә башлады

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2015 елда старт алган «Татарстан Республикасында иҗтимагый  пространстволарны үстерү» республика программасы тагын бер кат “Дөньяны матурлык коткарыр” тәгъбиренең дреслегенә инандырды.

Чынлап та, күркәм урын матур уйлар тудыра, эстетик яктан кызыклы пространствода ял итеп, кеше үзе дә байый. Районда әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында Урыссу поселогында гына да кече архитектура формалары урнаштырылган өч парк төзелде. Әйтик, Чкалов исемендәге паркта җайланмаларны эксплуатацияләү вакытында конструкцияләрнең бөтенлеген бозу очраклары ачыкланмаган, алардан халык бик теләп файдалана. Паркта санузел эшли. Шулай да металл детальләрдә буялган буяулар кубуы, балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазларында ямьсез рәсемнәр булуы, урыны белән  урналарның беркетелмәгән булуы, эскәмияләрнең агач конструкцияләрендә кечкенә дефектлар булуы күзәтелә. Бу тиешле косметик ремонт таләп итә. Беренче чиратта. Икенчедән, бу әлеге уңайлыклардан файдаланучыларны характерлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайчандыр үскән бораулау мәйданчыгы урынында ял итү өчен менә дигән зонаны сафка бастыруда бер миллион сум акча сарыф ителгән, чөнки теге яки бу программаны тормышка ашыру – ул финанс чыгымнары.

Бүгенге көндә «Гаилә» паркы халык соравы белән файдалана, ул төрле чаралар үткәрү өчен яраткан урынга әйләнде. Дөрес, монда да кайбер җитешсезлекләр бар – балалар уен зонасында ком сибәргә кирәк, санузел ябылган, эскәмияләр буялмаган…

«Яңарыш» паркында павильонның агач түшәмәсе деформациясе, павильон култыксаларындагы саклагыч челтәрнең урыны белән өзелгән булуы, паркка керү юлында туфрак басылу белән бәйле тротуар плиткасы деформациясе күзәтелә.

Бу хакта бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Александр Захаров хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International