Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУдан килде:
Татарстан Республикасы территориясендә
2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 4 августында төнлә һәм көндез (3 августның 22 сәгатеннән 4 августка кадәр) урыны белән күк күкрәп, яшенле яңгыр, яңгыр, боз явуы көтелә, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр, урыны белән 25 метрга кадәр (Казан шәһәрендә – 4 августта 03 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр) җитүе көтелә.
Татарстан Республикасының көнчыгышында 2021 елның 4 августында көндез +37 градуска кадәр көчле эсселек көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.
6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәзә пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алып кую зарур.
8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.