ЮХИДИ Ютазы бүлеге дәүләт инспекторлары автобусларның техник торышын һәм маршрут транспорт чараларының соңгы станцияләрендәге җиһазларын тикшерүне, гаражга әйләнеп кайтуны, машина йөртүчеләрнең физик халәтен тикшерүне, кешеләрне йөртү кагыйдәләрен үтәүне үз эченә ала.
Пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең шоферлары белән әңгәмәләр үткәрелә. Маршрут таксиларына аерым игътибар бирелә, алар өлешенә кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозуның шактый өлеше туры килә. Әлеге чаралар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар санын киметүгә һәм пассажирлар ташуның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.
Хөрмәтле пассажирлар! Хәрәкәт вакытында егылмас өчен, үзеңне имгәнүләрдән саклап калырга - автобус тукталышына кадәр тотынгычка тотынырга киңәш итәбез.