Кичә республикада Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу башланды, ә бүген Татарстан Республикасы буенча 2021 елгы авыл хуҗалыгы санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.Ул шулай ук авыл хуҗалыгы санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара комиссия рәисе булып тора. Моннан тыш, утырышта министр урынбасары Ришат Хәбипов һәм ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров та катнашты.
"Авыл хуҗалыгында кече исәп алу -2021 – бөтен Россия өчен мөһим стратегик, икътисадый һәм социаль әһәмияткә ия эре масштаблы чара. Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерцияле булмаган ширкәтләр исәпкә алу объектлары булып тора», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
"Авыл хуҗалыгында кече сан алу нәтиҗәсендә җыелган мәгълүматның уникальлеге шик тудырмый. Алда зур тырышлык таләп итә торган бердәм эш көтә. Кичә генә дә 900 гә якын исәпкә алучы эшләде, һәм 14 000 объект буенча мәгълүмат тупланды», - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина.