Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда инвалид булган сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе турында белешмәлек

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Хөрмәтле сайлаучы!

 

2021 елның 19 сентябрендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак (алга таба – сайлаулар).

 

Тавыш бирүдә сез анда сайлаучылар исемлегенә кертелгән яшәү урыны буенча сайлау участогында сайлауда катнашырга мөмкин булачак.

 

Тавыш бирү урынында тавыш бирү

 

Сайлауда сайлаучыларның тавыш бирүе 2021 елның 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә җирле вакыт буенча 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр үткәрелә.

 

Әгәр сез тавыш бирү урынында тавыш бирергә карар иткәнсез икән, үзегез  сайлаган тавыш бирү көненә кадәр сез участок сайлау комиссиясенә барганга кадәр:

 

үзегезнең яшәү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә (алга таба – УСК) шылтыратып, сезгә кирәкле махсус җайланмалар булу-булмавы турында белегез;

 

әгәр сезгә ярдәм кирәк булса (социаль такси, күтәргечле махсус автотранспорт, рус теленә ишарәләр белән тәрҗемәче (сурдотәрҗемәче, тифлосурдотәрҗемәче) хезмәтләре, озату буенча хезмәтләр күрсәтү) УСКга хәбәр итегез.

 

Мәгълүмат стендында сайлау участогының тавыш бирү урынында тавыш биргәндә сез сайлаулар турында, шул исәптән сайлау бюллетененә кертелгән кандидатлар, кандидатларның федераль исемлекләрен күрсәткән сәяси партияләр турында белә аласыз.

 

Күрсәтелгән мәгълүмати материаллар зур шрифт белән, Брайль шрифты кулланып, аудиоформатта башкарылырга мөмкин.

 

Тавыш бирү урынында тавыш биргәндә сезгә кирәк:

 

УСК әгъзасына паспорт яки Россия Федерациясе гражданы паспортын алмаштыручы документны күрсәтергә;

 

сайлаучылар исемлегенә (сериягә) кертелгән үз мәгълүматларыгзны тикшерергә

- паспорт яки Россия Федерациясе гражданы паспортын алмаштыручы документ номерын һәм сериясен, яшәү урыны адресын тикшерергә);

 

сайлаучылар исемлегенең тиешле графасында имза куярга;

 

бюллетень (бюллетеньнәр) алырга;

 

яшерен тавыш бирү өчен махсус җиһазландырылган бүлмәдә бюллетеньгә сәяси партия исеменә  һәм үзегез сайлаган кандидатка караган теләсә нинди билгене куярга;

 

тутырылган бюллетеньнәрне тавыш бирү өчен тартмага салырга.

 

Кирәк булганда, сез бу хакта УСКга телдән хәбәр итеп, башка сайлаучының ярдәменнән файдалана аласыз.

 

Сайлау участогында тавыш бирү тартмасы урынына сайлау бюллетеньнәрен  эшкәртү комплексы файдаланылырга мөмкин. Аны куллануда УИК әгъзалары һәм волонтерлар ярдәм итә ала.

 

Сайлау участокларында бюллетеньнәрне мөстәкыйль тутыру өчен трафаретлар, шул исәптән Брайль һәм (яки) зур шрифт ярдәмендә әзерләнгәннәре дә булырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International