Кичә, 02 августта, Урыссу поселогында шәхси йорт территориясендә янгын чыкты, корылмалар якын урнашу аркасында, ут 2 ишегалды корылмасына һәм күрше участокта урнашкан ишегалды корылмасына күчкән

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Шулай итеп, янгын чыгу турында 2021 елның  02 августында 22 сәгать 23 минутта Ютазы районының бердәм диспетчерлык хезмәтенә шаһиттан шәхси йорт территориясендә сарай януы турында хәбәр килә. Янгынны сүндерүгә Ютазы янгын саклау гарнизоны көчләре һәм чаралары җәлеп ителә. Вакыйга урынына беренче янгын подразделениесе килеп җитүгә, ишегалды корылмаларының ачык януы күзәтелә, утның торак йортка күчү куркынычы була.

 

Янгын сүндерү чаралары (су) бирү юлы белән янгын сүндерү сагы бүлекчәсе тарафыннан сүндерелә. Янгын чыгуның  әлеге факты буенча Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге тарафыннан РФ ҖК 144-145 статьясы нигезендә тикшерү үткәрелә.

 

Хөрмәтле район халкы!

Мунча, камин, мич, шулай ук электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә чиктән тыш игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Аз гына ялгышлыкның мөлкәт, сәламәтлек, һәм иң мөһиме – кеше гомере бәясе белән үлчәнүен  онытмау зарур.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International