Ютазы районында ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны тормышка ашыру дәвам итә

2021 елның 3 августы, сишәмбе

"Безнең ишегалды" программасы мәҗбүри эшләр җыелмасыннан торган ишегалларны комплекслы төзекләндерүне күздә тота: үтү юлларын асфальтлау, тротуарларның гамәлдәгеләрен асфальтлау һәм яңа тротуарлар булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру.

 

Программаны гамәлгә ашыру Татарстан Президентының шәхси контролендә тора. Ул атна саен эш барышын контрольдә тота.

 

Белешмә өчен: 5 ел эчендә Татарстандагы, планга салынган барлык 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу - 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның ишегаллары, аларда республиканың башка ишегалларын ремонтлау программалары буенча эшләр башкарылмаган. Узган ел "Безнең ишегалды" программасы буенча республиканың 1091 ишегалды төзекләндерелгән, быел 1074 ишегалды ремонтланачак.

Безнең районда узган ел 9 ишегалды төзекләндерелде, ә быел программа буенча 43 ишегалды төзекләндереләчәк.

 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International