Бүген Ирек мәйданында, ТР Министрлар кабинеты янында, ТР Премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә 70 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Бу, һичшиксез, авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә булышлык итәчәк. Тапшыру «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносын модернизацияләү программасы " кысаларында узды.
Бу программа буенча быел «Лада Ларгус» базасында 370 ашыгыч ярдәм автомобиле һәм 43 Ford Transit микроавтобусы сатып алынган. Транспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен йөртү өчен билгеләнгән. Автомашиналар яңа җиһазлар белән җиһазландырылган, «ТР ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме идарәсе» үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган. Бүген без 42 район хастаханәсенә 70 яңа "Лада Ларгус" автомобиле тапшырабыз. Әлеге автолар авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен билгеләнгән,дип ассызыклады Алексей Песошин.
Агымдагы елда бу беренче генә шундый акция түгел. Әлеге программа буенча медицина учреждениеләренә автомобильләр тапшыру элегрәк тә булган иде. «Татар-Информ» хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов июнь аенда авыл хастаханәләренә һәм поликлиникаларга 193 автомобиль, ә июль аенда модульле фельдшер-акушерлык пунктларына 90 автомобиль тапшырды. Медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим. ТР Премьер-министры сүзләренә караганда, Хәерле сәгатьтә. Тантанада шулай ук Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.
Сүз уңаенда, агымдагы елда Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе Республика программасы буенча өч автомобиль алды - июнь, июль айларында, тагын берсе - август көннәрендә генә.