4 август көнне "Гаилә" паркында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Укырга ишегалдына чык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

4 август көнне «Гаилә» паркында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Укырга ишегалдына чык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар һәм әкиятләр буенча танып-белү викторинасы үткәрделәр. Балалар тылсымлы әкият дөньясына чумдылар. Яшь китап укучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү үткәрелде. Китаплардан балалар кыюлык, игелеклелек, намуслылык, кунакчыллык, ярдәмчеллек турында белделәр. Шулай ук балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, матур китаплар ясадылар һәм әкиятләрнең исемнәрен, геройларның исемнәрен һ. б. бик теләп искә төшерделәр. Әлеге чарада актив катнашканнары өчен китапханәнең яшь укучыларына кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International