Ютазы районында «Автоледи» конкурсы узды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

2021 елның 3 августында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә, Ютазы ДОСААФ муниципаль оешмасы ярдәме белән һәм Ютазы ДОСААФы базасында хатын-кызлар арасында «Автоледи» республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы узды.

 

Конкурста 11 кыз катнашты, аларның 7се конкурсның барлык этапларын узды. Конкурс 2 этаптан торды:

 

1. Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан

 

2. Фигуралы йөртү.

 

Ике этапны да узганда күрсәтелгән нәтиҗәләр суммасы буенча конкурста Лада Гранта автомобилендә катнашкан Сәмигуллина Гөлназ җиңүче дип табылды. 2 урынны Карпова Любовь яулады, 3 урында - Сәгъдиева Гүзәл. Җиңүче һәм финалистлар кыйммәтле призлар белән бүләкләнде, барлык катнашучыларга оештыручылар чәчәкләр тапшырдылар. Кызлар булдырдылар, барысы да диярлек юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, ә трассаны узганда бер-берсеннән секундларда гына калыштылар! Катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International