Бу атнада район башлыгына торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр, алар арасында сарайлар, базны сүтү, агачлар кисү мәсьәләләре дә бар. Коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыяте территориясендә су башнясы урнаштыру сораулары каралды. Безнең районда яшәүчеләрнең шәхси сораулары да булды.
Һәр мәсьәлә буенча аңлатмалар бирелде, берничә мөрәҗәгать район башлыгының шәхси контроленә алынды.
Хөрмәтле авыл халкы! Сез шулай ук гражданнарны кабул итүгә 2-61-28 телефоны буенча языла аласыз.
Шулай ук без гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре белән эшлибез.
Ютазы МР башлыгы исеменә һәм Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза язарга мөмкин: Пушкин ур., 38 йорт, каб. 107.
https://vk.com/urussu_official