Комиссия утырышы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашында район Башкарма комитетының утырышлар залында үтте.
Ютазы районы буенча алкоголь базарының торышы, алкоголизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар, агымдагы елның 6 аенда районда алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча эш турында мәсьәләләр каралды.
Шулай ук сүз Ютазы районы территориясендә "Алкоторг" һәм "Белый кремль" ҖЧҖ эше турында барды.
https://vk.com/urussu_official