Район хастаханәсе автопаркы янәдән тулыланды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова Казаннан Ютазы районына өр-яңа Лада Ларгус автомобиле белән әйләнеп кайтты.
“2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы” кысаларында район үзәк хастаханәләре авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен 70 берәмлек яңа автомобиль кабул итте. Яңа машиналардан ачкычлар тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тагын 60 берәмлек автомобиль сатып алу планлаштырыла. 2021 елда Татарстан федераль программа нигезендә барлыгы 413 машина алачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International