Алкоголь үлемгә китерергә мөмкин

2021 елның 6 августы, җомга

Агымдагы елның 6 аенда Ютазы районында суррогат алкоголь белән агуланып үлүнең ике очрагы теркәлгән

 

Ютазы районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Бүгенге көндә 13 оешманың 54 сәүдә объектында (поселок – 24, авыл җирлекләре – 30) алкоголь продукциясе ваклап сатыла. Ике сәүдә объекты «Пятерочка» кибетенең якын урнашуы аркасында ябылган, ә икенче кибет КФХ продукциясен сату өчен үзгәртелгән.

Бүген, 5 августта, Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залында 2021 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина алып барды.

Комиссия әгъзаларыннан тыш, эштә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге, Урыссу үзәк район хастаханәсе, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International