Мошенникларның яңа хәйләләре: гражданнарга аларның ризалыгыннан башка микрозаймнар күчерәләр

2021 елның 6 августы, җомга

Мошенниклар көтелмәгән ысул белән гражданнарны акча чыгарырга мәҗбүр итә башлаган. Өстәвенә, бу эш белән аерым начар гражданнар түгел, ә тулы бер микрофинанс оешмалары шөгыльләнә икән.

 

Күрәсең, микрофинанс оешмалары хезмәт хакы алганчы “бәләкәй” сумма алып торган “фәкыйрьләр” белән эш итеп арыганнардыр. Микрофинанс  конторалары яңа "базар"ны үзләштерә башлаган – бу матди яктан тәэмин ителгән, алар янына бармый торган урта сыйныф.

 

Редакциягә Тверь кешесе мөрәҗәгать иткән, ул җирле производствода инженер булып эшли икән. Аның хисабына кинәт зур сумма - 45 мең сум акча кергән. Җибәрүчеләрнең исеме аңа билгеле булмаган. Беренче омтылыш – акчаны кире кайтару ниятен гамәлгә ашырып булмаган. Банктагы инженерга аның ни өчен акчаны кире кайтара алмавы турында аңлатканнар. Күчерелгән акчаның бернинди реквизитлары булмаган.

Ә бер атнадан соң Тверьда яшәүчегә ерак Заполярье шәһәреннән шалтыраталар. Үзләрен микрофинанс конторасы дип таныштырган затлар аның кредитын кайчан түли башлаячагын сораганнар.

 

Һәм монда бик күңелсез хәл килеп чыккан - инженер счетында сумманың тәүлек дәвамында торуы өч процент күләмендә бәяләнә икән. Аның алардан займ сорамавы турында дәлилләрен алар тыңлап та тормаган. Полиция хәтта гаризасын алып та тормаган - кайда монда җинаять? Сезнең акчагыз арткан бит!

Микрофинанс конторасына бу сумманы кире кайтару нияте зур азапланулар белән гамәлгә ашкан. Хәзер аңа Ростов өлкәсе коллекторлары, “сезнең бурычыгызны без сатып алдык” дип шылтырата икән – имеш җыелган процентларны  алар сатып алган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International